Мәдәни мохит
4 август 2023, 04:04

Артур Хәсәновның гаиләсенә кайгы килгән

Мобилизацияләнгән җырчы Артур Хәсәнов гаиләсендә зур кайгы...

naiti-foto-chela.runaiti-foto-chela.ru
naiti-foto-chela.ru

Артур Хәсәновның гаиләсендә зур кайгы – аның әтисе вафат булган...

Филүс Каһиров башкаруындагы “Киек каз юлларын” җырлап танылган, мобилизация буенча чакыртылган Артур Хәсәнов бу хакта социаль челтәрләрдә үзе хәбәр иткән.

“Кадерле әтием, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине мәңге онытмам”, – дип язган Артур сторисларында.

“Интертат”ка биргән бер интервьюсында Артур гаиләсе турында болай дигән иде: “Әти белән әни пенсиядә инде. Әнием – логопед-укытучы. Әти гомер буе Себер якларында эшләде. Абый белән мин генә сәнгать юлыннан киттек”.

Артурның авыр кайгысын уртаклашабыз, әтисенең урыны оҗмахта булсын.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас