Мәдәни мохит
2 август 2023, 09:44

"Нур" артистлары ялдан җыелды

Анда алар яңа иҗат мизгеленә планнар корды, яңалыклары белән бүлеште.

"Нур" артистлары ялдан җыелды"Нур" артистлары ялдан җыелды
"Нур" артистлары ялдан җыелды

Уфа “Нур” татар дәүләт театры коллективы җәйге ялдан соң очрашты. Анда алар яңа иҗат мизгеленә планнар корды, яңалыклары белән бүлеште.

Мизгел юбилейларга бай булмакчы. Сентябрьдә “Нур” күренекле драматург Наил Гаетбайның 75 яшьлек юбилеена багышланган ункөнлекне “Ирекнең дә чиге бар” спектакле белән ачып җибәрәчәк һәм үз сәхнәсендә шушы ук чарада катнашучы Туймазы татар дәүләт драма һәм А.Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрларын кабул итәчәк.

Тамашачыларның яраткан авторлары Зифа Кадыйровага октябрьдә - 65, Айгиз Баймөхәммәтовка 35 яшь тула. Әлеге даталарны билгеләүдә дә “Нур” артистлары катнашачак.
Коллективка кагылышлы яңалык – труппага яңа актриса Энҗе Юсупова кушыла. Тамашачылар аны сәхнәдә күрер дип өметләнәбез.

Баш режиссер Азат Җиһаншин, сүзләренә караганда коллектив тулы куәткә җитди эшкә – Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе буенча репетицияләргә керешә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас