Мәдәни мохит
2 август 2023, 08:26

“Килен” төшә театрга

Мелодрама жанрындагы яңа спектакль өстендә режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Фиргать Гарипов эшли.

“Килен” төшә театрга“Килен” төшә театрга
“Килен” төшә театрга

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 104нче мизгелен 4 октябрьдә ачарга җыена. Беренче булып тамашачыларга Заһидә Мусина повесте буенча куелган «Килен» премьерасы тәкъдим ителәчәк.

Мелодрама жанрындагы яңа спектакль өстендә режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Фиргать Гарипов эшли. Бу инде аның туган сәхнәсендәге җиденче эше.

Премьера 4-5 октябрьгә билгеләнгән. Анда Башкортстанның халык артистлары Сара Буранбаева, Эльвира Юнысова, Гүзәл Маликова, Гөлфия Рәфыйкова, Ирек Булатов, актерлар Лилия Галина, Лилия Сәгыйтова, Аем Сөләймәнова, Айсылу Йомагулова, Морат Рәфыйков, Айдар Шәмсетдинов, Айнур Габитов катнаша.

Яңа спектакльдә мәхәббәт, гаилә, кайнә-килен мөнәсәбәтләре темалары кузгатыла. Сюжет үзәгендә − хатын-кыз бәхете хакында хыялланган яшь кы. Бәхеткә ирешер өчен аңа күп сынаулар аша үтәргә туры килә.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас