

Башкортстанның Милли музеенда “Ат иле” күргәзмәсе эшли. Ул республиканың төп музееның 160 еллыгына багышлана һәм “Ат иле” I музей төбәкара иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Исеменнән үк күренеп торуынча, экспозициядә иң матур һәм мәһабәт хайваннарның берсе – ат образын ачучы әсәрләр (картиналар, сыннар) тупланган.
Ат иле күргәзмәсенең төп идеясе - ат образының чынбарлыктагыча, фантастик кыяфәттә, мифологик, шартлы-стильләштерелгән һәм символик образда сәнгатьле күренешен тасвирлау. Күргәзмәдә ул төрле жанрларда ( рәсем сәнгатендә, графикада, скульптурада, декоратив-кулланма сәнгатьтә) ачыла.
Экспозициядә Русиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән осталарның 70тән артык кызыклы һәм үзенчәлекле эшләре тәкъдим ителә.
-Башкорт халкының тормышы шулай корылган булган инде ул, алар көнкүрешен атсыз күз алдына да китерә алмаган. Башкорт өчен ат җитеш, бәрәкәтле тормыш билгесе. Ат бүген дә аның ышанычлы дусты булып кала килә. Башкорт атларын 1812 елдагы ватан сугышында да, Бөек Ватан елларында да гаскәрләр төзегәндә кулланганнар, - ди Башкортстанның Милли музее директоры урынбасары Таһир Фәттахов.
Күргәзмә эшчәнлеге милли йолаларга карата кызыксыну саклау, халыкның мәдәниятен үстерү, тарихка карата хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, заманча декоратив-кулланма сәнгатьтә халык традицияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән.
-Үзенчәлекле һәм искиткеч матур күргәзмә бу. Башкортлар, күчмә һәм ярымкүчмә тормыш алып баручы халыклар өчен ат һәрвакыт зур әһәмияткә ия булган. Һәм әлеге күргәзмә тарихны, Башкортстан, Русия, гомум дөнья мәдәниятен саклау өчен әһәмиятле чара булып тора.
Ат һәрвакыт кешенең дусты, ярдәмчесе, уң кулы булган. Көнкүрештә эшче ролендә генә түгел, рухи мәгънәдә дә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрдә ат образының фәлсәфи яңгырашын тоярга мөмкин: ул табигать белән гармония, вакытның тиз агышы, табигатьнең фасылларга бүленеше, кешенең һәм атның рух көче, - дип сөйләде күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашканда БР Мәдәният министрлыгының алдынгы эксперты Эльвира Попова.
Күргәзмәдә “Сармат Амазонкасы”н да, башкорт атын да, чабып баручы атларны да, су эчкәннәрен дә, эшләгәннәрен дә күрергә мөмкин. Атлар эштә дә, сәяхәттә дә, сугышта да кеше янәшәсендә. Күргәзмәдәге эшләрдә ул шулай тасвирланган.
“Ат иле”ндә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Саха, Хакасия республикаларыннан, Алтай краеннан, шулай ук Дагыстан һәм Белоруссиядән 50 останың эшләре тәкъдим ителә. Әлбәттә, безнең республика рәссамнары да актив катнаша.
-Башкортстан җирлеге һәрвакыт атлар белән үзләштерелгән. “Ат иле” («Конь-страна») аша мин Урал тауларының, туган җирнең хозурлыгын күрсәтергә тырыштым, - ди Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов.
“Ат иле” күргәзмәсе республика һәм Русия төбәкләре буенча турнега чыгачак. Ә беренче күчмә күргәзмә исә августның икенче яртысында Баймак районында планлаштырыла. Анда күп гасырлык тарихы булган елкычылык, кымыз ясау, халык һөнәрләре традицияләрен саклау һәм үстерү максатларында 11-13 августта “Башкорт аты” халыкара фестивале узачак.
Эльмира Ибраһимова.