“Пушкин картасы”н куллану тагын да уңайлырак һәм хәвефсезрәк булачак. Моңа өчен берничә яңалыклар кертелде.
- Әгәр билет сатып алынган чара ни сәбәпледер булмый икән, акчаны гаризасыз да кире кайтарачаклар. Ә чараның вакыты күчерелү яки башка шундый үзгәрешләр булуы хакында алдан хәбәр итәргә тиеш булачаклар.
- Бер чарага “Пушкин картасы” буенча берничә билет сатып алып, гаилә әгъзаларын яки дусларыңны алып барып булмаячак.
- Карта хуҗаларын виртуаль караклардан да ышанычлырак яклаячаклар. Элек алар мәдәният өлкәсендә шәхси эшкуар булып теркәлеп, булмаган чарага ялган билет сата иде. Хәзер билет сату белән бердәм оператор гына шөгыльләнә алачак.
- Мәдәни оешмалар һәм билет операторлары «Культура.РФ» (pro.culture.ru) платформасында теркәлергә бурычлы.
- Мәдәният учреждениеләре өчен яңа таләп кертелә – алар юридик берәмлек буларак теркәлергә һәм матди-техник ресурсларга ия булырга тиеш. Мәсәлән, театр бинасы яки күргәзмә залы булу мәҗбүри.
“Пушкин картасы” программасында катнашу өчен гаризаларны махсус экспертлар советы ике атна эчендә карарга тиеш.