Мәдәни мохит
17 июль 2023, 12:50

Безнекеләр булдыра!

   Күптән түгел Татарстанның Чөгәнәк авылында “Актаныш гармуннары” фестиваль-конкурсы кысаларында “Авылларда гармун моңнары” гармунчылар җыены гөрләп узды.

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Күптән түгел Татарстанның Чөгәнәк авылында “Актаныш гармуннары” фестиваль-конкурсы кысаларында “Авылларда гармун моңнары” гармунчылар җыены гөрләп узды.

   Анда якташларыбыз – Чакмагышның “Идел” халык оркестрының гармунчылары –  “Гармунчылар ансамбльләре” номинациясендә почетлы өченче урынны яулап кайтты.

   Калмашбаштантан Рәвис Сабитов исә “Иң оста гармунчы ир-ат” номинациясендә җиңүче булып, дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

   Рәвис Муллаян улын якташлар баянчы һәм җырчы, берсеннән-берсе көнүзәк темаларга шигырьләр язучы итеп белә. Ул шулай ук соклангыч балта остасы һәм башка күптөрле сәләтләргә ия кеше. Талантлы кеше бар яклап та талантлы диләр бит, шуңа да мондый зур чарада аның матур җиңүгә ирешүенә һич тә аптырарлык түгел.

    Конкурс-фестиваль 170тән артык һөнәри һәм үзешчән гармунчыларны үз яланына җыйды. Фестивальнең географиясе дә киң иде: анда Татарстанның 12 районыныннан (Минзәлә, Тукай һ.б.), шулай ук Башкортстанның Чакмагыш, Туймазы, Дүртөйле, Октябрький якларыннан иң оста гармунчылар җыелды.

   Фестиваль традицион парадтан һәм театрлаштырылган парадтан башланып китте. Кунакларны Актаныш районы хакимияте башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. Ул шулай ук бәйрәмгә килгән һәркемне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, фестивальдә катнашучыларга зур уңышлар теләде.

   Иртәдән кичкә кадәр гармун моңнары яңгырап торган бу көн онытылмаслык булды: гармунчылар тамашачыларны үзләренең уйнау осталыгы белән сокландырды һәм  бер минутка дә күңелсезләнергә вакыт калдырмады. 

                                                       Гөлара Арсланова.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас