Мәдәни мохит
11 июль 2023, 07:25

Сабантуйда яңгыр яуган

Безгә иң тансыгы яңгыр, ул бер эшне дә бозмый.  

Сабантуйда яңгыр яуганСабантуйда яңгыр яуган
Сабантуйда яңгыр яуган

Безгә иң тансыгы яңгыр, ул бер эшне дә бозмый.

 

Узган якшәмбедә Түбән Новгород шәһәренең “Автозавод” мәдәният һәм ял паркында I Идел буе Сабан туе узды.

Сабантуй программасына Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективларының концерт номерлары, татар милли көрәше, спорт һәм балалар мәйданчыклары эше, “Осталар шәһәре” ярминкәсе һ.б. кертелгән.
Бу күркәм чарада дүрт дистәдән артык төбәктән милләттәшләр катнашкан. Башкортстан делегациясе иң зурлардан берсе булган.

Сабантуйны котлап яңгыр явып торган. Әмма аңа карамастан, чара бик күңелле үткән. Бу хакта сабантуйда йөреп кайткан якташыбыз Гөлшат Сафина хәбәр итте.

Сабантуйда яңгыр яуган
Сабантуйда яңгыр яуган
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас