Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 июль 2023, 10:54

Кайгылы хәбәр

Бүген НУРИЯ ИЗМАЙЛОВА бакыйлыкка күчкән. Туганнары хәбәр итте.

Кайгылы хәбәр
Кайгылы хәбәр

 Бүген НУРИЯ ИЗМАЙЛОВА бакыйлыкка күчкән. Туганнары хәбәр итте.

 

"Нурия апага 74 яшь тулган иде (чын туган көне - 20.06.1949; документлар буенча -01.01.1950). Озын итеп яза алмыйм... Бәлки, соңрак. Зур югалту. Нурия апага оҗмах ишекләре ачылсын. Авыр туфрагы җиңел булсын", дип язып чыкты үзенең ВК сәхифәсендә шагыйрә Лилия Сәгыйдулина.

Нурия ИЗМАЙЛОВА

ЮЛ — ТИК АЛГА

Үз өеңдә үз күзләрең

Ишек тапмый йөри.

Киләчәккә киткән уйлар

Кайта — юлны белми.

Яңа ишек тишәр идең —

Эшең төшә кулдан.

Өр-яңадан юл башларга

Теләк тә юк сыман...

Бу вакытлы фаҗиганы

Кемнәр кичермәгән! ...

Бәхетленең үткәннәргә

Юлы киселмәгән.

Анда аның эчәр суы,

Ашар икмәге бар.

Сагыныр көннәр, сыеныр куллар,

Аһ! дип көткәне бар.

Зарын онытып, ул бәхетле

Хыял көймәсендә

Үткәннәргә кайтып егылыр

Йөзеп күз яшендә.

Мин бәхетсез: үткәннәрдә

Сыеныр почмагым юк.

Кире тартып кайтарырлык

Сулар эчкәнем юк.

Юл тик алга!

Юл башларга —

Сагынып искә алырлык,

Үзең үткән адымнарга

Үзең сокланырлык!

 

НУРИЯ ИЗМАЙЛОВА "Яратам" (1981), "Алтын тарак" (1984), "Мин зур үскәч" (1986), "Ива на ветру" (1986), "Минем җәй" (1987), "Иң серле әкиятем" (1989), "Җирдә" (1993), "Ак малай - минем энем" (1995), "Адашкан" (2000), "Язылмаган хатлар" (2001), "Тауга карап, таулар булып..."(2011)исемле китаплар авторы. 1982 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ул Америкада яши иде.

Нурия ИЗМАЙЛОВА

НУРИЯ ҖЫРЫ

Тагын килдеңмени, елак яңгыр,

Күзләремнән минем тамарга?

Күз дә йоммый кояш эзләүче мин –

Җиңел булмас мине яуларга.

Горур башым гомер буйларына

Бозлы яңгырларда чыныккан!

Бер син генә диеп белдең мәллә

Мине елатырга тырышкан!

Яшьле күзләремнән нурлар чәчеп,

Мин үземне үзем җылытам,

Һәм, салават күперенә басып,

Көлә беләм ямьсез болыттан!

Күкләрне дә үзем ачып ташлыйм,

Елап кача миннән бар болыт.

Кояш нурын үзем чыгармагач,

Йөрмим дә мин Нурия булып!

Нурия Измайлова (Мирзаянова) Башкортстанның Благовар пайоны Күчәрбай авылында укытучы гаиләсендә туган. Татарстанның Ютазы районы Якты Елга авылы мәктәбендә — башлангыч, аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бер ел Үзбәкстан ССРның Фирганә өлкәсе Ахунбабаев районы урта мәктәбендә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм методик кулланмалары чыгару буенча җаваплы редактор булып эшли.

|980 елдан Мәскәүдә яши һәм эшли.

Н. Измайлованың беренче шигырьләре 1965 елда «Кызыл таң» (Уфа) газетасында басылып чыга, соңрак, җитмешенче елларда, «Яшь көстәр» (Уфа, 1977), «Кызлар җыры» (Казан, 1977) исемле күмәк җыентыкларда, «Идел» (1977) альманахында, «Казан утлары» журналында зур-зур гына шигъри цикллары урнаштырыла. 1981 һәм 1984 елларда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Яратам» һәм «Алтын тарак» исемле ике китабы дөнья күрә.

Н. Измайлова — бүгенге татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, фикерләве булган яшь каләмнәрнең берсе. Ул заманның җитди темаларына кыю алына, әсәрләрендә чынбарлыкның, чорның катлаулылыгын шомартмыйча, табигый, самими хисләр, яшьлеккә хас кайнарлык белән укучы йөрәгенә тәэсир итәрдәй шигъри халәт тудырырга тырыша. НУРИЯ ИЗМАЙЛОВА "Яратам" (1981), "Алтын тарак" (1984), "Мин зур үскәч" (1986), "Ива на ветру" (1986), "Минем җәй" (1987), "Иң серле әкиятем" (1989), "Җирдә" (1993), "Ак малай - минем энем" (1995), "Адашкан" (2000), "Язылмаган хатлар" (2001), "Тауга карап, таулар булып..."(2011)исемле китаплар авторы. 1982 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ул хәзерге көнгә кадәр Америкада яши иде. Шагыйрә турында белешмә истәлекле язмаларның берсе белән бүлештек бүген. Истәлекләр тагын туар әле.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: