

Иген чәчеп, урып яшәмәсәләр дә, сабантуй көтеп алынган бәйрәм инде.
Бүген Ленинград өлкәсенең Всеволожск районында, Энколово авылы янында, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Сабантуе бәйрәме узды.
Милли бәйрәм үзенең бай программасы белән кунакларны сөендерде.
Татар, башкорт сәхнә йолдызлары, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург халык һәм эстрада башкаручылары чыгышлары бәйрәмнее гөрләтте. Канатта йөри белүче рсталар, сувенирлар һәм халык кәсепләре белән таныштыручы хуҗалыклар игътибарга бай милли үрнәкләр тәкъдим итте.
Милли аш-суларыбыз –чәк-чәк, казылык, бал, пылау һ.б. сый-хөрмәт шәп үтте. Кунаклар татар-башкорт уеннары һәм ярышларында: капчык сугышы, милли көрәш, чүлмәк вату, көч сынашу ярышлары һ.б. бйгеләрдә катнашты.
Бизәкле тирмәдә башкорт халкының көнкүреше һәм йола традицияләре белән таныштырдылар.
Башкортстан үз байлыгын күрсәтте. Бал, үләннәр, башкорт сугышчысының хәрби атрибутикасы, милли уен кораллары, киемнәр, киездән сугылган әйберләр, келәмнәр, мамык шәлләр һәм башка бик күп матур бизәкләр кунаклар хозурына куелды.
Фото: i-gazeta.com, bashinform.ru