Мәдәни мохит
28 июнь 2023, 13:45

"Туган як"ны җырлады

Уфа сәхнәсендә Белоруссия артисты Ирина Дорофеева аны башкорт телендә башкарды.

ufa_rbufa_rb
Фото:ufa_rb

Белоруссиянең атказанган артисты Ирина Дорофеева Башкортстан халкы өчен махсус бүләк әзерләгән иде. «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестиваленең икенче көнендә ул башкорт телендә «Туган як» җырын җырлады. Бу җыр популяр җырчы, иртә арабыздан киткән Вәсилә Фаттахованың репертуарыннан.

Әйткәндәй, бу көнне Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумы кысаларында узган программа «Евразия йөрәге»ндә «Славян базары» дип аталды.

- «Славян базары» программасындагы чыгышымда мин белорус җырлары темаларына попурри әзерләдем, бу барысы да халыкчан, йөрәккә якын, кадерле, тормышта иң мөһиме, әлбәттә, мәхәббәт турында. Минем сезнең өчен махсус бүләгем бар - сезнең автор Урал Рәшитов җыры. Мин беләм, аны Башкортстанда бик яраталар. Аны белорус телендә дә, башкорт телендә дә җырлыйм, - дип аңлатма бирде җырчы Ирина Дорофеева.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас