Мәдәни мохит
27 июнь 2023, 05:35

Бәйрәм берләштерә

Уфада «Евразия йөрәге»  музыкаль фестивале бара.

Бәйрәм берләштерәБәйрәм берләштерә
Бәйрәм берләштерә

Башкортстан Республикасы башкаласында Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумы кысаларында «Евразия йөрәге» фестивале старт алды. Рушана Бабич һәм Дмитрий Харатьян алып бардылар.

Чара «Шатлык» ансамбленең хореографик чыгышы һәм “Splash” барабан шоуы белән башланды. Аннары сәхнәгә Башгосфилармониянең тынлы оркестры артистлары чыкты.

Бу инде ике дус илнең мәдәниятләрен берләштерүче җиденче фестиваль. Традиция буенча, өч көн дәвамында «Евразия йөрәге» Конгресс-холл амфитеатрында Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары төрле музыкаль юнәлешләр белән таныша алачак.

Фестивальнең беренче көне совет һәм Русия киносы музыкасы билгесе астында узды. Башкортстанның “Премьер”, “Фэста”, “Эхо Уфы” командалары, шулай ук опера һәм филармония солистлары тәкъдим итте. Программа төрле музыкаль өстенлекләргә исәпләнгән.

Кичә кунаклары - Лариса Долина и Дмитрий Харатьян. Тамашачылар шактый күп килде. Хәтта яңгырлы һава торышы да аларга бәйрәм кәефен бозмады.

Бүген “Евразия йөрәге” Башкортстан Республикасы Милли халык уен кораллары оркестры чыгышы һәм “Зәйнетдин " шоу-проекты белән дәвам итәчәк. Моннан тыш, масштаблы түгәрәк бию - Дуслык хороводы көтелә. Әйтергә кирәк, узган елда мондый хорда 3 меңнән артык кеше катнашкан иде. Сәхнәдә төп шоу булып гадәттә Белоруссиядә уза торган «Славян базары» музыкаль проекты торачак. Әмма форум ярдәмендә мәйданчыкны Уфага күчерәләр. Кичәнең хедлайнерлары булып танылган “Песняры” белорус коллективы һәм җырчы Таисия Повалий торачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас