

"Нур" кунаклары - Миякәлеләр!
Безнең театрыбыз кунаклардан һич тә өзелеп тормый. Районнардан гына түгел, күрше төбәкләрдән килүче кунаклар белән дә мактана алабыз әле! 22 июнь көнне дә Уфа "Нур" татар дәүләт театрына Башкортстан Республикасының ямьле Миякә районы Әнәч авылыннан килгән милләттәшләребезне каршы алдык без.
Миякә районы - талантлы шәхесләргә, оста һөнәрчеләргә, туган ягын, телен сөйгән милләттәшләргә бай төбәк.
Әйтергә кирәк, "Нур"лылар арасында да әлеге районнан чыккан шәхесләр бик күп. Шулай, театрның реклама бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сираева оештырган чарага якташлары белән күрешергә режиссер, Башкортстанның атказанган артисты, сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Вилдан Мисбахов, актриса Эльза Туренко да килгән иделәр. Ләйсән Сираева үзе дә Миякә районы Әнәч авылыннан.
Күптәннән күрешмәгән дуслар, якыннар белән аралашу, яңалыклар белешү бик матур мизгелгә әверелде. Театр тормышы белән һәрдам кызыксынучы Миякә кунакларыбыз экскурсия карадылар, матур табында чәй белән сыйландылар, аннары инде Ибраһим Абдуллинның "Тиле яшьлек" спектаклен карадылар, артистлар белән истәлеккә фото төштеләр.
Әлеге матур очрашуны оештырган өчен алар театр директоры Фирзәт Габидуллинга һәм реклама бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сираевага күп рәхмәтләрен җиткерделәр.
Алинә Сабитова