Мәдәни мохит
23 июнь 2023, 04:49

Башкортстан Русияне Венгриядә Халыкара театр олимпиадасында тәкъдим итәчәк

Башкорт дәүләт академия драма театрының матбугат хезмәтеннән.Башкорт дәүләт академия драма театрының матбугат хезмәтеннән.
Фото:Башкорт дәүләт академия драма театрының матбугат хезмәтеннән.

Башкорт режиссеры Айрат Абушахмановның “Джут” спектаклен Венгрия башкаласы Будапештта узачак Халыкара театр олимпиадасында тәкъдим итәчәкләр. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры куелышындгы бу спектакль фестиваль программасына кертелгән бердәнбер Русия әсәре. Мондый карарны Русия милли театрлар ассоциациясе советы рәисе, Халыкара театр олимпиадасы комитеты әгъзасы, актер Валерий Фокин ярдәме белән кабул иттеләр.

– Республикада театр мәдәнияте дәрәҗәсе бик югары, һәм нәкъ менә Башкорт драма театры олимпиадада Русияне тәкъдим итү өчен сайланган, – дип билгеләп үтте Валерий Фокин республика башлыгы Радий Хәбировка язган хатында. – Башкортстан коллективының мондый статуслы форумда катнашуы Русия Федерациясе мәдәниятен чит илләрдә лаеклы тәкъдим итәчәк.

“Джут” –  драма спектакле, казах чыгышлы Русия драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча эшләнгән, ул  1930 елларда Казахстандагы ачлык тарихы турында сөйли. Спектакльнең премьерасы 2015 елның 16 октябрендә үткән иде.

 

Башкортстан  Русияне Венгриядә Халыкара театр олимпиадасында тәкъдим итәчәк
Башкортстан Русияне Венгриядә Халыкара театр олимпиадасында тәкъдим итәчәк
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас