

Уфа “Нур” татар дәүләт театры иҗат мизгелен яба.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры 21 июньдә Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” мелодрамасы белән XXXI иҗат мизгелен яба. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге Яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.
Узган ел чагу мизгелләргә бай булды. Берсеннән-берсе матур премьералар дөнья күрде. Алар: “Тиле бию” (Игорь Витренко, реж. Марат Хәсәнов); Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллинаның юбилей бенефисына багышланган “Урланган яшьлек” (Зифа Кадыйрова, инсц.: Гөлнур Усманова, реж.: Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев);
“Әллә өйләнергә инде?!” (Юныс Сафиуллин, реж.: Илдар Вәлиев),
“Туташ” (Айгөл Әхмәтгалиева, реж.: Азат Җиһаншин).
Бүләкләргә дә бай булды бу мизгел.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты Сәвия Сираева Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.
Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиевага “Татарстанның атказанган артисты” һәм артист Айнур Баяновка "Башкортстанның атказанган артисты" исемнәре бирелде.
Гастрольләр онытылмаслык булды!
Театр "Федерация" (Чечен Республикасының Грозный шәһәре), "Сообщение" (Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәре) фестивальләрендә катнашты.
Соңгысында актриса Чулпан Раянова "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулады.
Апрель ахырында Казан шәһәренең Камал театры сәхнәсендә дүрт көнлек гастрольләр узды.
Республиканың мәдәни оешмаларына ярдәм итү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы театрга җиңел машина бүләк итте.
Театр коллективы республика һәм шәһәр күләмендә узган барлык мөһим чараларда, конкурс-фестивальләрдә актив катнашты.
Кадерле театр сөюче дуслар! Киләчәктә дә яраткан театрыбыз белән бергә булыйк. Ә бүген, мөмкинлекләр табып, чираттагы иҗади мизгелне ябу тантанасына барып калыйк!