

Авылларда сабантуйлар узмаганга “биш былтыр”...
Мәчетле районында әле булса, башка яккларда инде сагынып кына искә алынган бәйрәмебез – авыл Сабантуйлары үтә икән. Чираттагы матур бәйрәмнән менә ошбу матур фотолар һәм видеоязмалар килеп иреште.
Быел сабантуенда башка елларга караганда халык күбрәк тә катнашкан. Шуңа сабантуй бәйрәме күңеллерәк һәм зур оешканлык белән үткән.
Сабантуйны югары дәрәҗәдә уздыру мәшәкате күп өлеш фольклор ансамбльгә йөрүче актив хатын-кызлар иңнәренә төшә икән. Мөслим, Ака, Әжекәй, Абдулла, Әләгәз, Коргат авылларында күптән түгел оештырылган ансамбльләр эшләп килә...
Алар фәкать үз көчләре белән генә әзерләнгән, әмма халыкны таң калдырырлык, күңелгә хуш килерлек рухиятле, күңелле, ямьле концертлар куйдылар, ди сабантуй кунаклары.
Бер - берсен кунакка чакырып, бердәмләшеп, оешыпы, бөтен эшләрне бергә башкаралар.
“Нәүруз" уен кораллары ансамбле һәм “Изгелек" төркеменең бергә ясаган чыгышлары авыл халкы күңеленә бигрәк тә хуш килгән.
Табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Иң гүзәл, иң сихри гүзәллеккә ия Мәчетле районының Мөслим авылы сабантуеннан берничә күренеш тә бар сезнең игътибарга. әйткәндәй, анда яңа клуб төзелергә тиешме әле ул?.