Мәдәни мохит
18 июнь 2023, 12:53

Лянторда сабантуй гөрләде

Безнең халык яшәгән җирдә җыр-моңсыз тормыш булмый!  

Лянторда сабантуй гөрләдеЛянторда сабантуй гөрләде
Лянторда сабантуй гөрләде

Безнең халык яшәгән җирдә җыр-моңсыз тормыш булмый!

 

Ханты-Манси автоном округында урнашкан Лянтор шәһәре халкы Сабантуй бәйрәмендә ял итте, күңел ачты.

 Милли бәйрәмебезне монда ике дистә еллап нефтьчеләр шәһәре хакимияте ярдәмендә иҗтимагый оешмалар уздыра килә.

 

 Милли бәйрәм түрендә аның үзенә генә хас уенннар һәм ярышлар булды. Төрле бәйгеләр, көянтә чиләк күтәреп йөгерүләр,  чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, ераккарак таш ыргыту, капчык белән сугышу, милли көрәш - сабантуй мәйданының бизәге булды. Көрәштә җиңүчегә симез бәрән бүләк булды.

 

Күңелле концерт программасы татар һәм башкорт музыка байлыгыннан төзелгән иде. Сабантуй мәйданында борынгы җырлар да, халык җырлары да чиратлап яңгырап торды.

 Зур концертны бию программасы төгәлләп куйды.

Лянтор Сабантуенда Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Шаһбалов һәм халык артисты Рушан Биктимеров катнашты.

 

 

 

Лянторда сабантуй гөрләде
Лянторда сабантуй гөрләде
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас