Мәдәни мохит
16 июнь 2023, 08:13

Хәйрия концерты үтәчәк

Концерттан җыелган акчалар СВОга ярдәм итеп җибәреләчәк.

“Без бергә!” – “Мы вместе, Мы едины!” исемле хәйрия фестивале Уфаның Шәһәр Мәдният йорты сәхнәсендә 20 һәм 21 июньдә үтәчәк. Аны башкала хакимияте оештыра.

Оештыручылар әйтүенчә, бу билгеле җырчылар катнашлыгында зур чара булачак. Концерттан җыелган акчалар мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм итеп җибәреләчәк.

Концертта Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Рөстәм Гыйззәтуллин, Элвин Грей, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, этно-поп төркем Zainetdin, “Бишбармак” төркеме, “Мирас” җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Билетлар vipart-ufa.ru  сайтында.

Белешмә өчен телефон: 8 (917) 385-15-15.

 

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас