Мәдәни мохит
15 июнь 2023, 19:13

Алма агачыннан ерак төшми

Ишле, тырыш гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килгэн Зоя Кадыйр кызы кечкенәдән кул эшләренә гашыйк булып үскән.

Алма агачыннан ерак төшмиАлма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми

Ишле, тырыш гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килгэн Зоя Кадыйр кызы кечкенәдән кул эшләренә гашыйк булып үскән.

Жәйнең беренче көннәрендә Бишбүләк районы Дүсән мәдәният йортында зур " Матурлык күргәзмәсе" оештырылды. Авылыбызның Ак әбисе - тырыш, "Ак калфак"оешмасының иң өлкән әгъзасы Зоя Кадыйр кызы яшь ханымнарга шома чигү осталык дәресе үткәрде.

Бик күп Республика, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган күркәм ханым матурлыкны яратырга, шул яратуны ничек ак сөлгеләргә, альяпкыч, яулыкларга, ашъяулыкларга күчерергә өйрәтте.

Яшь кызлар үзләрен кызыктырган сорауларга тирән, мәгьнәле жаваплар ишеттеләр. Аллаһ боерса, кыр эшләре тәмамлангач, милләтебезнең асыл үрнәкләре булган кул эшләрен түгәрәкләрдә өйрәтергә вәгьдәләшеп таралыштык.

Зоя Кадыйр кызына яшь буын исеменнән рәхмәт әйтәсем килә, иҗади уңышлар сезгэ- алтын куллы Ак әбиебез!

Алма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас