+17 °С
Болытлы
Мәскәүдә IX «Кызыл мәйдан» китап фестивале үтте. Анда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияты да катнашты.
Русия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган китап программасында Айгөл Камалиеваның «Башкорт тамбуры тылсымы» китабы өчен нәшрият көмеш диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук «Китап» нәшрияты әлеге китапны чыгарган һәм Русия халыкларының мәдәниятен, традицияләрен һәм тарихын саклауга өлеш керткәне өчен Русия халыклары йортыннан Рәхмәт хаты алды.