

Республиканың Ф. Гаскәров исемендәге бию ансамбле Ташкентта СССРның һәм Үзбәкстанның халык артисты, Үзбәкстанның «Бахор» дәүләт бию ансамбленә нигез салучы Мөкәррәм Торгынбаеваның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы концертта катнаша.
Ансамбльнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, гаскәровчылар башкорт хореографиясе классикасы — Фәйзи Гаскәров салган «Шаян кызлар» композициясен күрсәтә.
Мөкәррәм Торгынбаева оештырган «Бахор» коллективы дөньяның яңа сәхнәләрен яулый. Ансамбль Үзбәкстанның визит карточкасы, горурлыгы һәм милли хазинәсе булып тора.Әлеге коллектив Уфада май уртасында Гаскәров исемендәге ансамбльнең концерт залында чыгыш ясаган иде.