Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 Май 2023, 12:25

Остаз исеме күңелләрдә...

   Мансаф Гыйләҗев... Бу исем бик күпләребезнең күңелендә якты бер истәлек булып саклана.

Остаз исеме күңелләрдә...
Остаз исеме күңелләрдә...

Мансаф Гыйләҗев... Бу исем бик күпләребезнең күңелендә якты бер истәлек булып саклана.

   Әгәр исән булса, май аенда олуг язучыбыз үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләгән булыр иде. Кызганычка каршы, 2021 елның октябрендә ул, каты авырудан соң, вафат булды.

    Мансаф Таҗетдин улы Гыйләҗев 1933нче елның 17нче маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында дөньяга килә. Үзләрендә башлангыч, күрше Яңа Калмаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Борай районының Чалкак урта мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итә.  1952нче елда хәрби очучылар училещесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан якларында самолетларда оча.

   1960нчы елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Тәүге курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга ук аны әле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенә эшкә чакыралар.

   1967-1969нчы елларда партиянең Ленинградтагы югары мәктәбендә укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедә эшли, баш мөхәррир вазифасында да хезмәт сала. Башкортстан «Китап» нәшриятында берничә ел – баш мөхәррир, 1988-1998нче елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары була.

   Әдипнең күпчелек әсәрләре документаль яки тарихи нигездә иҗат ителгән. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли. Мансаф Гыйләҗев – тугыз китап авторы. Татар телендә берничә китабы («Өч елга буйларында» (2000), «Каһәрле язмыш» (2000), «Мәхшәр» (1999)) дөнья күрде.

Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ш.Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

      “Өмет” гәзите дөнья күрә башлаганга иң нык сөенгән кешеләрнең берсе Мансаф абый булгандыр. Мансаф абый редакциябезгә килсә, болытлы көндә дә кояш чыккандай тоела иде. Олпат гәүдәле, шул ук вакытта гаять нечкә күңелле һәм шаян,  күңеле гел изгелектә булган Мансаф абый белән бер сөйләшеп утыру үзе бер гомер иде. Чын язучы нинди була дигәндә, безнең күз алдына нәкъ менә Мансаф абый образы килеп баса .

   Гомерендәге соңгы интервьюны да Мансаф Таҗетдин улы, инде каты чирле хәлендә булса да, “Өмет” гәзитенә бирде. Гәзитебез укучыларына саулык, җан тынычлыгы теләде. Язучыбызның соңгы көннәренә кадәр хөрмәтле хәләл җефете, озак еллар буена авыру ирен кадерләп тәрбияләгән Фәсәхәт апа аңа “Өмет” гәзитен кычкырып укып торды.

   Тыныч йокла, Мансаф абый, синең исемеә безнең күңелләрдә...

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: