Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 Май 2023, 18:06

Гран-при – Фәүдәт Гыйләҗевта!

   Күптән түгел Чакмагышта соклангыч зур чара – район өчен инде традиционга әверелгән Илфак Смаков исемендәге вокалистлар республика конкурсы гөрләп узды.

Гран-при – Фәүдәт Гыйләҗевта!
Гран-при – Фәүдәт Гыйләҗевта!

Күптән түгел Чакмагышта соклангыч зур чара – район өчен инде традиционга әверелгән Илфак Смаков исемендәге вокалистлар республика конкурсы гөрләп узды. Илфак Смаков – җыр сәнгатен яратучылар күңелендә лаеклы урынын алган һәм үз гомерендә бай мирас калдырырга өлгергән шәхес. Аның җырларын халык бүген дә яратып тыңлый һәм җырлый.

   Атаклы җырчының якташлары оештырган бу конкурсның елдан-ел киңрәк танылу ала баруы шатландыра. Анда быел республиканың 17 район һәм шәһәреннән җырчылар катнашты һәм тамашачыларны үзләренең талантлары һәм югары җырлау осталыгы белән сокландырды.

   Жюри белән Башкортстан Республикасының халык артисты Нәзифә Кадыйрова җитәкчелек итте. Жюри әгъзалары иң-иң талантлыларның исемен атады.

   “Җырда калсын безнең гомерләр” дип аталган бу конкурста, башкару осталыгының  югары дәрәҗәсенә ия булганы өчен, Гран-при Дипломына исеме ресубликада гына түгел, аннан читтә дә яхшы таныш булган җырчы, Чакмагышның тагын да бер талантлы улы, Фәүдәт Әхмәтзыя улы Гыйләҗев лаек булды.  Чын йөрәктән кайнар котлыйбыз!

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: