Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 Май 2023, 16:55

Сәнгать яшәртә һәм яшәтә

Гимназия балалары алардан уңдылар.

Сәнгать яшәртә һәм яшәтә
Сәнгать яшәртә һәм яшәтә

Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар. Иҗат ялкыны, дөнья гаме белән янып яшәгән, дәртле рухлы, нурлы йөзле бу парга күпләр сокланып карый.

Башкортстанга күчеп килүләренә 15 ел чамасы гына булса да, алар тиз арада үз исемнәрен дә таныттылар, сәнгатьтәге хезмәттәшләре белән күпсанлы  тамашачыларын һәм якын дусларын да таптылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 10 елдан артык кызыклы образлар тудырган бу талантлы пар хәзер үзаллы эшли. Бүген Гайнетдиновлар башкаланың 65 нче һәм 84 нче татар гимназияләрендә театр түгәрәкләрен җитәкли. Сәләтле татар балаларын күреп, туплап, бик матур сәхнә әсәрләре тудыручы “Символ” балалар театры һәм “Символ” эстрада театр – студиясе Башкортстанда һәм Татарстанда төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, дәрәҗәле бүләкләр алып килә, җиңүләр яулый. Шушы ямьле май көннәрендә бу мәхәббәтле гаиләдә –истәлекле вакыйга – Лениза ханымның юбилей тантанасы. Бүген күркәм юбилее уңаеннан Лениза Мәүләви кызына яхшы теләкләребезне җиткереп, аның үзенә сүз бирәбез.

Туган бишек

Татарстанның илгә бик күп данлыклы сәнгать әһелләре биргән Актаныш районыннан мин. Әтием –  шушы районның Көзкәй авылы егете. Әнием Башкортстанның шулай ук бик күп әдәбият сәнгать кешеләре чыккан Илештән, Торачыдан. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән шундый матур мизгелдә дөньяга китергән өчен әти-әниемә мең-мең рәхмәтлемен. Гаиләдә өч бала: абыем, апамнан соң мин  – төпчек кыз. Әти-әниебез безгә бик бәхетле балачак бүләк итте. Әтием алдынгы механизатор, бригадир, ә әнием укытучы булып зур хезмәт салдылар. Әтиемнең гомере басуда, әниемнеке мәктәптә үтте. Әнием  бик иҗади, сәнгатькә мөккибән кеше иде. Минем театр юлын сайлавымда да аның өлеше зур булды. Кечкенә чакта апа белән икәүләп концертлар куя идек. Авылдагы концертлар да апам белән икебездән тора иде диярлек. Беребез җырласа, икенчебез бии. Әниебез костюмнар тегә. Үзе дә гел спектакльләрдә катнашып, тальянда уйный иде. Абыем, апам төрле гармуннарда уйныйлар.

Театрга тартылу

Апам да бик сәләтле, җырлый, гармунда уйный дип әйттем бит әле. Башта театр юлыннан ул китәргә теләде. “Төпле профессия ал” дип, аны җибәрмәделәр. Ә мин, төпчек кыз буларак, үз сүземне сүз итәргә өйрәнгән, миңа бик каршы килмиләр иде: 9 нчы сыйныфта укыганда Казан театр училищесына чакырган иълан күрдем дә, әти-әнине күндереп имтиханнар бирергә чыгып киттем. Атаклы Марсель Сәлимҗанов кабул итте. Имтиханнарны  уңышлы тапшырдым. Бүгенге көндә исемнәре киң билгеле, танылган Венера Шакирова, Фәрит Бикчәнтәев, Данил Сәлихов, Гафур Каюмов белән бергә укып чыктым, шуның белән бик горурланам.

Каршы ал, театр!

Өч төркемдәш егет белән кызлардан берүземне К. Тинчурин исемендәге театрга сайладылар. Килү белән Ташкентка зур гастрольләргә чыгып киттек. Мин монда матур гына рольләр алып эшләдем. Әмма никтер Казанга караганда мин Чаллы шәһәрен ныграк яратам. Абый да анда булгач, шунда кайтасым килде. Гомерләр үтү белән мин Минзәлә театрына күчтем. Бу театрда да истә калырлык рольләр башкардым. Анда кияүгә чыктым, кызым Әдиләне таптым, тик гаилә тормышы гына барып чыкмады. Кабат Чаллыга күчендем һәм шунда инде Символны очраттым.

Уфага күченү тарихы

Минем тормышымда тату гаиләнең бар нәрсәдән дә өстенрәк булуын раслап торган хәл-вакыйгалар еш блуды. Беренче гаиләмнең килеп чыкмавы да икенчесенең кадерен белү өчен кирәк булгандыр, күрәсең.  Бәхетемә Символ Сәлим улы очрап, гомер юлыбызны бергә дәвам иттек. Әдилә мәктәпне тәмамлауга Символ Уфада сәнгать академиясендә театр бүлегенә студентлар җыюлары хакында белеп кайтты да Әдиләне имтиханнар  тапшырырга алып китте. Кызыбыз укырга кергәч, аңа якын булсын дип, Уфага күчендек. Символ Сәлим улы тумышы белән бик ямьле төбәктән – Краснокама районының Яңа Кабан авылыннан. Шулай итеп, мин Башкортстан килене булып киттем.

“Нур”лы тормыш

Уфага башта ияләшә алмадым мин. Гәрчә “Нур” театрына урнашуга ук безгә уңайлы яшәү шартлары тудырдылар. Символга шунда ук рольләр бирделәр. Бик күп рольләр өстендә эшләп сәхнәгә чыгарды. Тамашачы сөюе килде, аны таный башладылар. Ул уңышлы эшләгәч, минем дә җаным тыныч булды. Шулай итеп, “Нур” сәхнәсенә 11 ел гомеребезне бирдек. Киткәндә коллегаларыбыз, сез кайда да югалмыйсыз дип, рухи көч биреп калдылар. Бүген инде без –пенсионерлар.  Һаман да төшемдә сәхнәне күрәм, театрны сагынам. Коллективка рәхмәтебез бик зур. Без бүген дә сәхнәдә. “Символ” театр-эстрада төркемебез эшли. Кайда барсак та, безне колач җәеп карышлыйлар. Дусларыбыз да бик күп.

“Символ” театр студиясе

Чаллыда ук мәктәп укучылары белән театр-студия ачкан идек. Үзебез Уфага күченгәч, ике укучыбыз мондагы сәнгать академиясенә укырга кереп, актер һөнәре алып чыкты. Хәзер төп эшебез балалар белән эшләү, аларны милли рухта тәрбияләү, матурлыкка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Һәрбер балада сәләт бар, аларны мавыктыра белергә генә кирәк. Символ исә өметле, сәләтле балаларны аера-күрә белә, аларның иҗади потенциалын  һәръяклап үстерергә тырыша. Уфадагы 84 нче татар гимназиясендә “Символ” театр-студиясе инде 12 ел дәвамында эшләп килә. Уңышларыбыз да бар. Казанда үткән бәйгедә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән җиңү яуладык. Укучыбыз Камилла Якупова – Казан театр училищесын, Денис Зәйнуллин –  Мәскәүдә ГИТИС та белем алып, ТаҺир Солтанов Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап уңышлы эшли башладылар.  Соңрак Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир”, Мостай Кәримнең “Озын-озын балачак” әсәрен сәхнәләштердек. Биш ел элек 65 нче санлы татар гимназиясендә “Символ” эстрада театры оештырып эшли башладык.  Кәрим Тинчурин пьесасы буенча, “Сүнгән йолдызлар” спектаклен сәхнәләштереп, “Алтын битлек” республика балалар театрлары конкурсында өченче урын яуладык. Ел саен Тукай бәйрәме көннәрендә “Сөмбелә”, “Нардуган”, “Сабантуй”, “Каз өмәсе” кебек халкыбыз бәйрәмнәрен оештыруда катнашыбыз. Балаларны җырларга, биергә, сәнгатьле сөйләшергә дә өйрәтәбез. Балаларның уңышларын күргәч, күңел үсеп янә янып, дәртләнеп эшлисе килеп тора. Яшь барганга  уфтанмыйм мин, яшьләр белән эшләп үзебезнең күңелнең дә яшәргәнен тоеп яшибез.

Лениза Мәүләви кызының күркәм гомер бәйрәме көннәрендә барлык ата-аналар, укучылары исемннән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Символ Сәлим улы белән ургылып торган иҗади энергиягезне кулланып, бер-берегезне тулыландырып, гаилә иминлегендә, укучыларыгыз уңышларына, казанышларына сөенеп озак еллар гомер итәргә язсын, сезгә!

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: