Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 Май 2023, 12:41

"Туташ"ны каршы алыгыз!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча (Гөлнур Усманова инсценировкасы) “Туташ” спектакленең премьерасы булды.

"Туташ"ны каршы алыгыз!
"Туташ"ны каршы алыгыз!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча (Гөлнур Усманова инсценировкасы) “Туташ” спектакленең премьерасы булды. Әсәр татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган, бүгенге “Нур” татар дәүләт театрының башлангычы булып торучы профессиональ татар труппасын оештыручы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган.
Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры – Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин куйды. Премьерага Яр Чаллы шәһәреннән романның авторы – язучы, драматург, журналист, Мәхмүт Кашгари, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева да килгән иде. Спектакль башланыр алдыннан аның белән очрашу узды. Фойеда авторның китапларын сату да оештырылган иде.
Театраль роман жанрындагы яңа спектакльдә театр труппасының төп өлеше катнаша. Өлкән яшьтәге Волжская ролен Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева, аның яшь чагын Чулпан Раянова башкара.

Премьера тамашачылар күңеленә хуш килде. Өч сәгатьлек спектакльдән соң да  аларның кайтырга ашыкмавы, артситларны көчле алкышларга күмеп, бик озак җибәрмәве моның ачык дәлиле.  

Бүген  "Туташ" премьерасының икенче көне. Ә аннан соң тамашачылар премьераны яңа иҗади мизгелдә генә күрә алачак.

"Туташ"ны каршы алыгыз!
"Туташ"ны каршы алыгыз!
"Туташ"ны каршы алыгыз!
"Туташ"ны каршы алыгыз!
"Туташ"ны каршы алыгыз!
"Туташ"ны каршы алыгыз!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: