Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 Май 2023, 08:49

Денис Мацуев тәкъдим итә!

26-29 майда Уфада «Денис Мацуев тәкъдим итә: Буыннар диалогы» музыкаль фестивале узачак. Әлеге фестивальне республика беренче тапкыр кабул итә.

Денис Мацуев тәкъдим итә!
Денис Мацуев тәкъдим итә!

26-29 майда Уфада «Денис Мацуев тәкъдим итә: Буыннар диалогы» музыкаль фестивале узачак. Әлеге фестивальне республика беренче тапкыр кабул итә.
Танылган музыкант, Русиянең халык артисты Денис Мацуев эгидасы астында фестиваль «Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә төрле буын артистларын берләштерәчәк. Анда танылган мэтрлардан алып халыкара конкурсларда җиңүче яшь башкаручылар кадәр күрергә мөмкин булачак.
- Тормышыбызның масштаблы мәдәни чараларга баеганнан байый баруы Уфа шәһәренең 450 еллыгы якынлашуга бәйле. Шушы кысаларда күптән түгел Вахтангов театры гастрольләре узган иде. Менә алдагы көннәрдә берьюлы ике күләмле чараның узуы көтелә: «Китап бәйрәме» ярминкәсе һәм Денис Мацуев фестивале. Денис Мацуевның килүен алдан башка датага планлаштырылган иде, аның фестиваль графигына үзгәрешләр керү сәбәпле әле уза. Әмма без моңа шат кына. 28 майда Денис Мацуев «Китап бәйрәме» ярминкәсендә катнашачак һәм урта махсус музыка колледжында укучыларга ноталар бүләк итәчәк, — диде Башкортстан мәдәният министры, Башкортстанның атказанган артисты Әминә Шәфыйкова «Россия» медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә.
Денис Мацуевның Башкортстанда чыгыш ясаганы бар. Әмма фестиваль белән беренче тапкыр килә һәм үзе белән 15 иң чагу солистны алып килә. Денис Мацуев классикадан алып джазга кадәр төрле программалар белән соло уйнаячак.

Уфа концертлары кысаларында Даниил Бессонов (скрипка), Нарек Ахназарян (виолончель), Мария Баянкина (сопрано), Лев Бакиров (фортепиано), Павел Милюков (скрипка), Борислав Струлёв (виолончель) кебек музыкантларны ишетергә мөмкин булачак,-диде Башкортстан Милли симфоник оркестры генераль директоры, Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин.
Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге концертларга билетлар бер ай элек сатылып беткән.

Концертлардан тыш, фестиваль кысаларында Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фонды, аның президенты - Русиянең халык артисты Денис Мацуев, яшь музыкантлар өчен танылган педагогларның остаханәләрен, конкурс тыңлауларын үткәрәчәк. Шулай ук яшь музыкантларның гала-концерты, конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Яңа исемнәр» хәйрия фонды стипендиясе таныклыгын тапшыру булачак.

 

 

Денис Мацуев тәкъдим итә!
Денис Мацуев тәкъдим итә!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: