Бүген Павловка сусаклагычы җирендә урнашка "Павловка паркы"нда матур чара узды.
"Кәккүк чәе" йоласы Башкортстан Республикасының иң яхшы фольклор һәм иҗат коллективларын җыйды. Алар төрле конкурсларда ярыштылар: " Кәккүкнең иң яхшы чәй рецепты", " Кәккүкнең иң яхшы биюе", " Кәккүкнең иң яхшы җыры", "Кәккүкнең иң яхшы костюмы", "Кәккүкнең иң яхшы рецепты". Тантаналы чара милли уеннар, җырлар, биюләр, чәй һәм бал күргәзмәләре белән үрелеп барды.
Бәйрәмдә кунаклар башкорт милли ризыклары белән сыйланды. Этно-фестивальнең кульминациясе булып бәйрәмдә катнашучыларның кәккүк костюмындагы театральләштерелгән «Кәккүк бәйрәме» тора.
Барлык чаралар нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә лауреатлар һәм дипломантлар билгеләнде.