Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 Май 2023, 14:29

Шәп кинолар атналыгы башлана!

Белоруссия киносы көннәре. 

Шәп кинолар атналыгы башлана!
Шәп кинолар атналыгы башлана!

Белоруссия киносы көннәре.

 

22 – 28 май БСТда Белоруссия киносы көннәре уза.

  Мәдәни акция Русия һәм Беларуссия Республикасы Х төбәкләр форумы кысасында уза, шуңа багышлана.

«Башкортстан белән Белоруссия арасында элемтәләр зур мәгънәгә ия,  чөнки безнең мәдәни казанышлар кабатланмас традиция һәм тарихи бәйләнешләр белән тоташкан. Без уртак мирасыбыз белән горурланабыз һәм аны киләчәк буыннар өчен сакларга омтылабыз.  Шул кысаларда республиканың төп каналы Белоруссия Республиксында төшерелгән иң яхшы фильмнарны күрсәтәчәк», — диде  Башкортстан Киңкүләм вакытлы матубгат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.

Төрле  жанрлар һәм юнәлештәге тасмалар һәр көнне төн уртасында күрсәтеләчәк.

22 майда — реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Днепровский рубеж» хәрби драмасы.  Фильм режиссёры  Денис Скворцов Могилевны азат итү турында сөйли.

23 майда — буталчык  җинаятьне ачыклауга багышланган детектив «Кадет» куелачак. Вакыйгалар Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бара. Драмада Белоруссиянең яшь театр актерлары уйный. Режиссёры — Виталий Дудин.

24 майда — «Чудо-остров, или Полесские Робинзоны». Сабакташларның югалган утрауны эзләү тарихы маҗаралары. Режиссёры — Сергей Сычев.

25 майда  фронтовик-элемтәче Е. Оноприенко сценарие буенча төшерелгән фильм куелачак. Аның текстына режиссер Андрей Голубев иске Совет журналы «Киносценарии»да тап булган. Сапер егет һәм аның дүрт аяклы дусты турында картина экраннарга  2007 елда чыга.Фильм Җиңү көнендә  Белоруссия телевидениесендә ел саен күрсәтелә.

26 һәм 27 май көннәрендә тамашачылар «Правила геймера»  һәм «Вот это любовь!» картиналарын күрер.

Белоруссия киносы атналыгы 28 майда «Волки» фильмы белән төгәлләнә. Бу картина күпсанлы кинопремияләргә лаек булган зур хезмәт.

Безнең халыкларның бер-берсенең мәдәни мирасы белән шулай танышуы ике арада җылы дуслык мөнәсәбәтләрен саклап, күркәм теләктәшлектә яшәүгә илтүче шартлар тудыра. Ул 2014  елдан башлап уздырыла.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: