

24-25 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театры “Туташ” спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльне Айгөл Әхмәтгалиева романы, Гөлнур Усманова инсценировкасы буенча режиссер - Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин театр романы жанрында куя. Музыкаль яктан бизәүчесе дә ул.
Яңа сәхнә әсәре беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның авыр язмышы, тормышындагы күтәрелешләре һәм кискен борылышлары турында. Төп рольдә ике актриса.Чулпан Раянова яшь Сәхибҗамалны уйный. Ул горур һәм кыю, аның алдында әле барлык юллар ачык. Ә өлкән яшьтәге Сәхибҗамалны- инде күп сынаулар үткән, психиатрия хастаханәсе пациенты, бер үк вакытта үкенү һәм соклану уята торган гаҗәеп хатын-кызны – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева башкара.
-Спектакль беренчеләр турында. Тормышның мәгънәсе, гениаль хатын, сәнгатькә мәхәббәт турында. Күп нәрсәләр турында ул...- ди спектакль өстендә эшләүчеләр.