Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 Май 2023, 11:28

“Әллүки” Казанда булып кайтты!

Фольклор ансамбльнең истәлекле сәфәре.

“Әллүки” Казанда булып кайтты!
“Әллүки” Казанда булып кайтты!

Фольклор ансамбльнең истәлекле сәфәре.

 

"Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана".

Башкортстанда  яшәп, туган татар мәдәниятебезне, йола-гадәтләребезне саклау эшенә зур өлеш тырышлык керткән ханымнарның хезмәте югары бәяләнде. Шундый эчтәлекле РӘХМӘТ ХАТЫ һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар "Ак калфак" ның Дүртөйле шәһәре бүлекчәсе "Әллүки" халык фольклор ансамбле әгъзалары Рәсимә Сәмигуллина, Рима Тимербаева һәм Рәзилә Солтанова.

Башкортстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы  вәкилләре Уфа-Казан-Болгар-Уфа маршруты белән сәяхәттә булып кайтты. Онытылмас сәфәр эчтәлекле программа буенча барды. Бик күп яңалыклар белдек, матур җирләр күрдек, яңа танышлар таптык. Истәлекле мизгелләр күп булды.

"Әллүки" халык фольклор ансамбле халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, борынгы җыр-моңнарын тергезү, яшь буынга җиткерү өстендә бу коллектив зур эш башкара. Арада сигезенче дистәсен ваклаган апалар да, мәктәп яшендәге кызлар да бар. "Әллүки" халык фольклор ансамбле һәм "Ак калфак" бүлекчәсе күп еллар уңышлы эшләп килә. Куркәм проектларда катнашып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясый.
"Җырлыйк әле" фестиваль-конкурсында җиңеп, "Гран-при-2020" иясе булдылар. Шуның өчен Бөтендөнья татар конгрессы милли күлмәкләр бүләк итте.
Бу ике оешма белән дә РФ һәм БР Язучылар, Җурналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, 13 китап авторы, Наҗар Нәҗми премиясе лауреаты Светлана Васикова җитәкчелек итә.
Шундый матур, фәһемле сәяхәт өчен җитәкчебез Люция Ябир кызы Вафинага, матур фотолары белән безне шатландырган дустыбыз Эльвира Вәкил кызына, безне бу сәяхәткә оештырып җибәрүче Дүртөйле "Ак калфак" бүлекчәсе житәкчесе Светлана Фәүзи кызына һәм сәяхәттә катнашучы оешма әгьзаларына тирән рәхмәтебезне белдереп, иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын – кызлары ассоциациясе җитәкчесе Кадрия Идрисова безгә карата зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтте. Шундый тырыш, милләт өчен янып яшәүчеләр булганда татар мәдәнияте һәм теле мәңге яшәр.
Клара Сафарова, шагыйрә.

 Дүртөйле шәһәре.

“Әллүки” Казанда булып кайтты!
“Әллүки” Казанда булып кайтты!
Читайте нас: