Русиядә ел саен үзенчәлекле мәдәният һәм сәнгать бәйрәме – “Музейлар төне” оештырыла. Быел бу акция 20 майда узачак. Аның үзенчәлеге шунда: музейлар бу көнне үз ишекләре гадәти булмаган вакытта - 18.00дән 23.00гә кадәр ачалар.
Бу елгы акция "Тарих һәм тарихлар" темасына багышлана. Уфа муниципаль музейлары Педагог һәм остаз елына багышланган программа әзерли. Ленинның йорт-музеенда "Ученье свет!" күргәзмәсе ачылачак һәм акция кысаларында каләм белән язу буенча мастер-класс узачак. Ә Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы начар күрүчеләр белән күргәзмә һәм "Азбука Брайля" мастер-классы әзерли.
Милли әдәби музей филиалларында - Мәҗит Гафури мемориаль музей-йортында, Мифтахетдин Акмулла музеенда, Шәехзадә Бабич музеенда, Арслан Мөбарәков музеенда, Мөхәммәтсәлим Өметбаев музеенда да фәһемле чаралар узачак.
Билетларны "Пушкин картасы" буенча алырга мөмкин.