Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 Май 2023, 20:21

Их, башмаклар! Нинди матур иде!..

Башмаклар югалу тарихын барыгыз да беләме?

Их, башмаклар! Нинди матур иде!..
Их, башмаклар! Нинди матур иде!..

Башмаклар югалу тарихын барыгыз да беләме?

 

Белмәсәгез, ашыгыгыз! Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедия-водевиле 12 майда театр репертуарында соңгы тапкыр уйнала. Режиссер – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов куйган әлеге күркәм сәхнә җимеше 2017 елда ук премьерасын билгеләсә дә, бүгенге көнгә кадәр тамашачының иң яраткан спектакльләренең берсе булып килде.

Афишабыз өр-яңа спектакльләр белән тулыланганга гына, “Башмаклар” белән хушлашабыз. Спектакльне карап калырга сезне дә чакырабыз, хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз!
Башлана 19.00 сәгатьтә.
Спектакльгә билетларны Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин.
Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан: 248-95-33 сатып алырга мөмкин.

Рәхим итегез!

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: