Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
7 Май 2023, 21:36

Лаеклы бүләк иясе

Сөенечле хәбәр.

Лаеклы бүләк иясе
Лаеклы бүләк иясе

Сөенечле хәбәр.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһаншага  «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме бирелгән. Бу хакта "Татаринформ" хәбәр итә.

Юбилярны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлаган. «Танылган артистыбызның тормыш бәйрәме! Сөенечле хәбәрдән башлыйк әле», - дип указ чыгуы турында хәбәр иткән ул.

Камал театрында Фәнис Җиһаншаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Көзге кайтаваз» спектакле күрсәтелә.

2012 елда Фәнис Җиһаншага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән иде.  

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: