Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 Май 2023, 14:32

Уфада китап бәйрәме

  Май ахырында башкалабызда халыкара китап ярминкәсе үтәчәк.

Уфада китап бәйрәме
Уфада китап бәйрәме

Май ахырында башкалабызда халыкара китап ярминкәсе үтәчәк.

   26-28нче май көннәрендә сез Совет урамында һәм аңа терәлеп торган урамнарда Русиянең билгеле язучыларын, мәдәният эшлеклеләрен һәм медиа мохит йолдызларын очрата алачаксыз. Алар төрле мавыктыргыч чараларда катнашып, үзләренең фанатлары, укучылары белән якыннан аралашачак.

   Киләчәктә мондый китап бәйрәме республикада ел саен үткәрелер дип планлаштырыла.  Бүгенге көндә китап ярминкәсендә катнашырга теләп Русия һәм БДБ илләреннән 73 гариза килгән. Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителәчәк.

   Әйткәндәй, Уфада 2 майдан алып “Китапбәйрәме” халыкара китап ярминкәсе стилендә бизәлгән 5нче санлы трамвай йөри башлады. “Пушкин” тукталышыннан алып “Дәүләт циркы”на кадәр утырып барган арада сез рәхәтләнеп китап укырга да, аудиоязмалар тыңларга да өлгерерсез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: