+26 °С
Болытлы
Башкортстанда чәчү эшләренең яртысын башкарып чыктылар. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үзе хәбәр итә.
Аның белдерүенчә, 4 майга сабан культуралары чәчү мәйданының 51,4 процентына басуына чәчелгән. Бу 1 миллион 84 мең гектар дигән сүз.
“Бөртекле һәм бөртекле-кузаклыларны, мал азыгы һәм техник культуралар чәчәбез. Эшләр Башкортстан буйлап алып барыла. Илеш, Архангель, Кырмыскалы, Дүртөйле, Авыргазы, Әлшәй якларында чәчү 73-84 процентка башкарылган да инде”,- дип хәбәр итә төбәк башлыгы.
Фото: resbash.ru