

2 майда Уфада Мостай Кәрим повесте буенча «Ярлыкау» фильмының премьерасы булды. Фильм Русия прокатыннан ике көн алдарак «Синема Парк Галерея Арт» кинотеатрында күрсәтелде.
Картинаны карарга мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, Уфа театрлары актерлары, «Мостай Кәрим» круиз лайнерының 70тән артык пассажиры, журналистлар килде. Фильм белән режиссер Айнур Аскаров җитәкчелегендәге иҗади төркем таныштырды.
— Бу минем өчен бик мөһим картина, бишенче тулы метражлы һәм иң яхшысы, - диде Айнур Аскаров.
«Ярлыкау» картинасы 4 майда ил буенча киң прокатка чыга.