Мәдәни мохит
3 Май 2023, 07:47

Китаплы май

26-28 майда Уфаның Совет мәйданында 10.00 сәгатьтән алып 22.00гә кадәр «Китап бәйрәме» ярминкәсе үтәчәк.

Китаплы майКитаплы май
Китаплы май

26-28 майда Уфаның Совет мәйданында 10.00 сәгатьтән алып 22.00гә кадәр «Китап бәйрәме» ярминкәсе үтәчәк.

Аңа әзерлек тулы көченә бара. Башкортстан хөкүмәтетең оператив киңәшмәсендә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйова шулай дип белдерде. Ярминкәдә 90 нәшрият катнашырга ризалык белдергән. Шулай ук билгеле язучылар белән төрле очрашулар оештырыла. Махсус сайт эшли.

“Республиканың язучылар союзы Совет майдәнында зур китап ярминкәсе үткәрү башлангычы белән чыкты, мин моның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Бу китапны, төрле телләрдә иҗат иткән шагыйрләребезне һәм язучыларыбызны популярлаштыру,” — диде Радий Хәбиров.

Ул район хакимияте башлыкларына актив укучыларны китап ярминкәсенә җибәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас