Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 Май 2023, 15:53

Ишеткән идегезме?

Читтә калмагыз!

Ишеткән идегезме?
Ишеткән идегезме?

Читтә калмагыз!

 

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында “ХӘБӘР” бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә.

Конкурс 2023 елның 1 февраленнән 2023 елның 30 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2022 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Төбәктәге татар тормышы» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә  һәм үз җирлекләрендә танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы яшь корреспондентларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).

 

Кадерле яшь дуслар, "Чаткылар"да язмаларыгызны көтеп калабыз. Гәзитебездә бастырылган эшләрегезне конкурска тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булырсыз!

Фото: 

pervoklassniki2013.blogspot.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: