

Аблайлылар күренекле якташлары Әгъдәл Низаевны онытмыйлар, сагынып искә алалар.
Аблай авыл китапханәсендә матур итеп эшчәнлеген алып баручы “Ахирәтләр” клубы катнашлыгында рухиятле, матур-матур кичәләр, әдәби очрашулар үтеп тора. Әле менә күптән түгел генә, 28 апрель көнне, “Җыр булып кайтты ул Аблаена” исемле әдәби кунакханә абруйлы якташ, танылган язучы, шагыйрь, дистәгә якын китап авторы, “Чакмагыш чаткылары”на нигез салучы, үткен каләмле журналист Әгъдәл Низаевның якты иҗади мирасына багышланды. Якташыбыз бар гомерен районның “Игенче” газетасына, туган ягы халкына багышлады. Халыкны борчыган, кайвакыт хәтта иң четерекле темалар яктыртты, көн үзәгендәге материаллары, кайнар репортажлары, махсус рубрикалары белән дан казанды.
Алып баручы, китапханәче Айсылу Сираева әдипнең тормыш юлы, аның иҗаты белән якыннанрак таныштырды. Китапларыннан һәм иллюстратив материалларан торган күргәзмәне тәкъдим итте. Бу урында яшь, ләкин бик өметле, үз һөнәренә гашыйк булган китапханәче Айсылу Радик кызын бары тик мактау сүзләре белән билгеләп үтәсе килә. Якташлары, авылдашлары тарафыннан аңа карата булган ихтирам-хөрмәт зур.
Әгъдәл Әхмәтсафа улының биографиясе белән әдәбиятсөючеләрне таныштырганда, аның Аблай авылы, җирлек, район өчен кылган изгелекләре, заманында 5 ел Аблай авыл китапханәсен һәм мәдәният учагын җитәкләгәне хакында да бәян ителде.
Әдәби кунакханә кысаларындагы очрашу барышында “Ахирәтләр” клубының нәфис сүз осталары Әгъдәлнең шигырьләрен укыдылар. Аның әсәрләре буенча фикер алыштылар. “СССР, БАССР, Россиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Вәзих Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистика ветераны Әгъдәл Низаевның нурлы мирасы, игелекле гамәлләре халык күңелендә озак сакланачак әле.
Юлай САФИН.