

Чын мюзиклны караганыгыз бармы, дуслар? Минем караганым бар. Сәнгатьнең бу төре гаять катлаулы, ләкин искиткеч мавыктыргыч. Мюзиклда җыр һәм бию, театр сәнгате үрелеп бара һәм аерылмас бер могҗиза тудыра.
1 Май бәйрәме алдыннан Уфа дәүләт фән һәм технологияләр университеты студентлары тырышлыгы-энтузиазмы белән “Авангард” мәдәният йорты сәхнәсенә куелган легендар ТАКТ III – 2023 мюзиклын карарга туры килде безгә.
Шаккатып, тын да алмый карадык һәм геройлар белән бергәләп яндык-көйдек, алар белән бергә сөендек. Ә бит рольләрне сәнгать уку йортларында укучылар түгел, ә УУНиТ студентлары зур осталык белән башкарды. Булдырдыгыз, яшьләр, киләчәктә дә уңышлар телибез!