

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казан шәһәрендә дүрт көнлек сәфәре тәмам. 28 апрельдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гастрольләрне ябу тантанасы үтте. Анда Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Уфа артистларына рәхмәт белдереп, театрның киләчәктә дә гөрләп чәчәк атуын теләде. Һәм Уфа “Нур” театры артистларына дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.