

Уфада күптән түгел Башкортстанның атказанган рәссамы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Вәгыйзь Шәйхетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды. Аны башкалабызның Ленин урамындагы 43 санлы йортта урнашкан Русия Рәссамнар союзының төбәк бүлекчәсендә карарга була.
Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамны зурлап республика-бызның бик күп танылган шәхесләре, якташлары, иҗатташ дуслары килде. Аның эшчәнлегенә югары бәя биреп бик күп мактау сүзләре әйтелде. Күргәзмә залына рәссамның 28 эше куелган. Анда төрле ел фасылларын чагылдырган бик күп табигать күренешләре урын алган. Монда туган як, авыл күренешләре дә, республикабыз-ның иң гүзәл почмакларыннан кабатланмас табигать гәүһәрләре дә бар. Күрер күзгә гадәти булган, күпләребез игътибар да итмәгән күренешләрне рәссам ачык һәм чагу төстәге буяулар аша күңел кылларын кузгатырлык итеп бирә алган. Ак киндергә күңел җылысы аша иңгән буяулар да тылсым көченә ия кебек – картиналарга сәгатьләр буе сокланып карарга, караган саен ниндидер башка төсмер, башка мәгънә, гамь табарга мөмкин.
Күргәзмәдә искиткеч портретлар да урын алган. Портретлар дигәннән, Вәгыйзь Гайнелгыйлем улы, бу жанрда эшләүнең чын остасы булып танылды. Ул – аларның тулы бер галереясен булдырган чын талант! Язган портретларындагы һәрбер шәхес, һәр кеше үзенең бар булмышы, холкы, башкарган вазифасы яки шөгыле белән күз алдына килеп баса.
Бу инде рәссамның нечкә тоемлау сәләте, кешенең күңел кичерешләрен үзенекедәй кабул итә белүенә бәйле. Иҗатчының эчке дөньясы, күңел халәте нинди, ул шундый ук әсәрләр тудыра. Вәгыйзь Гайнелгыйлем улы беренче карашка үтә җитди, аз сүзле, хәтта бераз кырысрак тоелса да, гамәлдә исә бик тә нечкә күңелле, хисчән, үтә кешелекле, кечелекле, тәрбияле кеше. Шуңа да ул сурәтләгән табигать күренеш-ләре якты, аяз, нурлы, ул язган портретларда кешенең бар булмышы, тирән кичерешләре ачык, аңлаешлы булып күз алдына килеп баса.
Тынгысыз рәссам үз әсәрләре өчен темаларны күп санлы иҗат сәфәрләреннән алып кайта. Бөрҗән, Әбҗәлил, Белорет районнарында, Морадым, Асылы-күл, Кандракүл буйларында булганнан соң, шул төбәкләрнең гүзәллеген чагылдырган дистәләрчә картиналарын язды ул. – Мин илебезнең күп төбәкләрендә булдым, – ди рәссам. – Әмма безнең республикадагы матурлык бер җирдә дә юк. Безнең таби-гатьнең камиллеге торган саен сокландыра. Бездә бит барсы да мулдан: куе урманнар да, биек таулар да, көмеш сулы күлләр дә, елгалар да, соклангыч чишмәләр дә, сихри мәгарәләр дә бар. Мисал өчен, шул ук Шүлгәнташ мәга-рәсенә керү тормыш турында тирән уйлануларга этәрә. Адәм баласының ни тиклем кечкенә зат булуын, аның бу дөньяга бик кыска гына вакытка килүен аңлыйсың анда кергәч. Бу мәгарәдә үткән тарихыбыз белән бәйләнешне дә ачык тоемлыйсың.
Кайберәүләр бәлки рәссамның тәрҗемәи хәле белән якыннан таныш түгелдер.Шуның өчен бераз ачыклык кертеп үтик. Вәгыйзь Шәйхетдинов Бүздәк районының Кәпәй-Кобау исемле гүзәл таби-гатьле авылда туып-үсә. Мәктәп елларында ук рәсем төшерү белән мавыга. Шуңа күрә Башкорт дәлүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетына укырга керә.
“Рәссам осталыгы да, башка иҗаттагы сәләт кебек үк, Ходайдан бирелергә тиеш. Әнә шул тумыштан килгән, тәкъдир тактаңа язылган осталыгыңны туктаусыз эзләнү һәм кара тир чыгару белән тагын да камилләштерергә була”, – ди ул.
Әйе, үз өстеңдә даими эшләү, иҗадыңа чын-чынлап бирелү генә кешене югары камиллек тавына алып менә. Вәгыйзь әфәндегә дә күмәк күргәзмәләрдә үз эшләре белән катнашканчы һәм шәхси күргәзмәләрен оештырганчы чын иҗат мәктәбен үтергә туры килә. Октябрьский шәһәрендә 1988 елда иң беренче шәхси күргәзмәсен ачканда ул инде үзенең шушы юлдан тайпылмаячагына ныклы төшенгән була. Аңардан соңгы 35 ел эчендә тагын күпме күргәз-мәләр оештырганын ул төгәл хәтерләми дә инде хәзер. 1995 елда Башкортстан һәм Русия Рәссамнар союзына алына. 2005 елда аңа Башкортстанның атка-занган рәссамы исеме бирелә. Бүген исә Вәгыйзь Шәйхетдинов әсәрләре М.В.Нестерев исемендәге Башкортстан дәүләт музеенда, Мәскәүдәге Русия геология Министрлыгы, Санкт-Петер-бургның Рудгеофизика фәнни-тикшеренү институты музей-ларында, ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында, шулай ук Русия, Германия, Франция, Төркия, Кипр, элеккеге Югославия илләрендәге шәхси тупланмаларда саклана. Әле күргәзмәсе барган заллардан да халык өзелгәне юк. Күргәзмә ачылып бер атна үтүгә яңадан барып сокланып йөрдем һәм үземне кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать иттем.
– Вәгыйзь әфәнде, соңгы утыз ел эчендә сезнең күп кенә күргәзмәгездә булырга туры килде. Сез үзегезнең эзләнүчән, тыңгысыз җанлы рәссам икәнлегегезне һәрчак исбатлый киләсез. Әлеге зур шәхси күргәзмәгез көттереп кенә эшләнде түгелме?
– Читтән караганда шулай күренәдер дә. Моның җитди сәбәпләре бар дип әйтер идем. Соңгы елларда Төркиянең Төньяк Кипр дәүләте университеты белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Анда барып уку йорты һәм музейларын бизәү эшләрендә катнаштым. Аннан кайткач Башкорт дәүләт медицина универ-ситетыннан зур заказ килде. Алар уку йортында төрле елларда хезмәт салган профессор һәм академик-ларның портретларын эшләвемне үтенделәр. Барлыгы 24 портрет эшләнде һәм алар бүгенге көндә әлеге уку йорты биналарында эленеп торалар.
Күп очракта миңа портретларны кешеләрнең фотоларына карап кына эшләргә туры килә. Аларның кайберсен берничә көндә язып бетерәсең, ә икенче берәүләрен эшләү берничә айга сузылырга да мөмкин. Ул инде мин сурәтләгән кешенең эчке энергиясенә бәйле, дип исәплим. Кайсы кеше сине тезгендә тоткан кебек була. Портретны фотога карап язганда шул кеше белән “сөйләшәсең”, аның күңелен, нинди холыклы булуын күрәсең, хәтта. Көчеңне дә күбрәк бирәсең бу жанрда эшләгәндә. Шәхси күргәзмәнең озаграк оештырылмый торуының төп сәбәпләре менә шушылар.
– Илһам чыганагың саек-масын, җиң сызганып, күңелеңне биреп эшләрлек көннәрең алда булсын!