

“Туган тел” яңгырады!
Бүген Уфада Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 тулуга багышланган шигърият кичәсе һәм "Тукай моңнары" бәйгесе финалы узды.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына уфалылар, шәһәр кунаклары, бөек шагыйрьнең иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кешеләр, студентлар, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре җыелган иде.
Шигърият бәйрәмен "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева ачып, тамашачыларны котлады.
Башкортстан Фән һәм мәгариф министрлыгының идарә начальнигы Илдус Каһарманов Габдулла Тукайның иҗаты халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга әлеге көндә дә зур өлеш кертүен ассызыклады.
Шагыйрьләр үз шигырьләрен укыды.
"Нур" театры әзерләгән "Халкым дип янды минем гомерем" әдәби-музыкаль программасында Уфа кунаклары – башкалага гастрольләр белән килгән Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларының чагу, җырлы-моңлы чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынгач, бәйрәмгә килүчеләр барысы бергә "Туган тел" җырын җырлады. Аннары чара "Нур" сәхнәсендә дәвам итте. Анда "Тукай моңнары" фестиваль-конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү өлеше узды.
Конкурсны оештыручылар белдерүенчә, быел конкурска 400дән артык эш кабул иткәннәр. Видеоязмалар Татарстаннан, Төмән, Ульян өлкәләреннән, Самара, Магнитогорск шәһәрләреннән килгән. Бүген финалга узган 22 катнашучы сәхнә түренә узды. Монда Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. Ә инде "Тукай моңнары" бәйгесендә беренче урынны Нурия Шәймөхәммәтова (Чакмагыш), Диана Яхина , Рәмзилә Газетдинова (Илеш), Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты Регина Исламова, Эльза Умергалина (Мәләвез), Анастасия Литвинова (Уфа), Марина Фәтниева, Диана Сәдретдинова (Тәтешле), Дарина Ибәтуллина (Стәрлебаш) яуладылар.