

25 апрельдәУфа "Нур" татар дәүләт театры Казандагы гастрольләрен башлап җибәрде. Гастроль ачылу тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Чараның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, "Нур" театры директоры Фирзәт Габидуллин тамашачыга сәламләүләрен җиткерделәр. Рәсми өлештә театр сәнгате үсешенә өлеш керткән шәхесләрне билгеләп үттеләр.
Әле кичә генә "Дуслык" ордены белән бүләкләнгән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русия Федерациясенең атказанган артисты Сәвия Сираеваны тагын бер кабат көчле алкышлар белән котладылар. "Нур" театры актрисасы, Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булды.
Шулай ук, театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, театр артистлары Чулпан Раянова, Башкортстанның атказанган артистлары Рида Фәхрисламова һәм Ирина Ганиева Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Уфалылар гастрольләрен Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Фатиха” спектакле белнә ачып җибәрде.
Фото: Фоат Гарифуллин