

24-26 апрельдә Казан шәһәрендә Татар хатын-кызлары форумы уза. Аның кысаларында татар теле һәм әдәбияты үсешенә өлеш керткән шәхесләргә төрле дәрәҗәдәге мәртәбәле бүләкләр тапшырылды.
Алар арасында Уфа "Нур" татар дәүләт театры вәкиле, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русия Федерациясенең атказанган артисткасы Сәвия Сираева да бар. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.
Сәвия Гыймадлислам кызын чын күңелдән котлыйбыз!