Мәдәни мохит
25 апрель 2023, 07:59

Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында “Татар кызы 2023” матурлык һәм гүзәллек бәйгесенең финал тамашасы үтте.

Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!
Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында “Татар кызы 2023” матурлык һәм гүзәллек бәйгесенең финал тамашасы үтте. Башкортстанның төрле шәһәр һәр районнарыннан җыелган 12 чибәр “Татар кызы-2023”  исеме өчен көч сынашты.

Башка еллардагы гүзәллек бәйгеләреннән аермалы буларак, быел кызлар Уфа тамашачысы һәм мәртәбәле жюри каршына үзләре генә түгел, ә якташлары белән чыкты. Аларның һәркайсы туган якларының фольклор коллективлары ярдәме белән милли гореф-гадәт һәм йола күренешләре тәкъдим итте. Моннан тыш, чагудан-чагу, матурдан-матур күлмәкләрдән сәхнә буйлап йөрделәр, ягъни, дефиле булды.

Бәйрәм кичәсе җыр-моң, музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Һәм менә дулкынландыргыч минутлар! Һәр номинациядә конкурсант кызларны бүләкләгәннән соң жюри тарафыннан иң чибәре, акыллысы, җитезе һәм талантлысы дип табылган җиңүченең исеме яңгырады.

Ул -Рыгалова Алина! Уфа шәһәренең 65 санлы татар мәктәбендә укый. Татар теле буенча бөтенрусия һәм халыкара конкурслар җиңүчесе. “Музей-мәгариф комплексы нигезендә татар телен саклау һәм үстерү һәм мәдәниятара аралашуны тәрбияләү” Башкортстан Республикасы грантында катнашучы. “Инзер” халык бию ансамбле биючесе. “Өмет” театр студиясе солисты.

 

 

Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!
Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!
Башкортстанда "Татар кызы-2023" җиңүчесе билгеле!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас