Мәдәни мохит
20 Апреля 2023, 10:16

Бу хәлгә гаҗәпләнеп караучылар да булган

«Башавтотранс» шоферлары һәм кондукторлары бүген эшкә милли киемнәрдә чыкканнар. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хәлгә гаҗәпләнеп караучылар да булганБу хәлгә гаҗәпләнеп караучылар да булган
Бу хәлгә гаҗәпләнеп караучылар да булган

20 апрельдә Башкортстанда Милли кием көне билгеләнә. Бу көн төрле халыклар йолаларына, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итәргә, яшь буынга халык мәдәниятенең олы хазинә икәнлеген күрсәтергә мөмкинлек бирә. 

Бүген «Башавтотранс» оешмасының берничә маршруты шоферлары һәм кондукторлары, шулай ук автовокзалларда кассирлар милли костюмнарында эшкә чыкканнар.

Пассажирларга бу бик ошаган, кәефләрен күтәргән. Бүген милли киемнәр көне икәнен белмәүчеләр исә аларга берчә аптырап, гаҗәпләнеп тә караган.

Видео һәм фотолар предприятиенең рәсми сайтында, «ВКонтакте» төркемендә, «Одноклассники» битендә, Телеграм-каналда урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, республикада бу бәйрәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2020 елдан алып үткәрелә башлады. Чара елына ике тапкыр: апрельдә һәм сентябрьдә үтә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас