

Илеш районында «Ауаз» исемле күп жанрлы башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгать фестивале узды. Фестивальнең сайлап алу турына 70 гә якын гариза килгән иде. Финалда Архангель, Аскын, Балтач, Балакатай, Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Ишембай, Илеш, Кырмыскалы, Краснокама, Мишкә, Миякә, Салават, Тәтешле, Туймазы, Кушнаренко, Шаран, Учалы, Яңавыл районнары, Сибай, Межгорье шәһәрләре, Р. Гарипов исемендәге беренче санлы Башкорт республика гимназия-интернаты, З.Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты һәм Уфа сәнгать училищесы үзешмәкәр халык иҗаты коллективлары катнашты.
Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының бүлек башлыгы Ирек Имангалин сәламләде.
- Мәдәни чаралар арасында «Ауаз» башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгать фестивале аерым урын алып тора. Бу чара башкорт этник мәдәниятен һәм заманча сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән зур бәйрәм. Нәкъ менә шундый чараларда халыкның үз тамырларына кызыксынуы, үз йолаларына тирән хөрмәте ачык чагыла. “Ауаз” фестивале, аның максаты-башкорт халык йолаларын, халык авыз иҗатын, җырларны, биюләрне, уеннарны, һөнәрләрне саклау һәм үстерү, шулай ук яңа талантларны ачыклау. Әлеге чара дүртенче тапкыр үткәрелә. Анда 576 кеше, 47 коллектив катнашты, - дип билгеләп үтте Ирек Камил улы.
Барлык юнәлештәге һәвәскәр коллективлар, гаилә династияләре һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары, студентлар һәм профессиональ башкаручылар төрле номинацияләрдә көч сынашты.
Гран-прины Р.Гарипов исемендәге беренче санлы Башкорт республика гимназия-интернатының «Аманат» этнотөркеме яулады.
«Хореография» номинациясендә «Йондоҙ» бию коллективы (Илеш районы), «Аҡтирәк» башкорт фольклор коллективы (Миякә районы), «Лилия» халык бию ансамбле (Миякә районы); «Вокал» номинациясендә «Кояшкай» вокаль ансамбле (Илеш районы), "Ветеран" халык хоры (Илеш районы); Инструменталь башкару” номинациясендә “Коробейники" халык уен кораллары ансамбле (Бакалы районы), «Юлдаш» халык вокаль-инструменталь ансамбле (Салават районы); “Фольклор” номинациясендә “Акбузат” үрнәкле халык бию ансамбле, “Аушкульские яшмы” халык фольклор коллективы (Учалы районы) җиңү яулады. «Декоратив-кулланма сәнгать» номинациясендә Гөлдәр Шабиева (Салават районы) эшләре иң яхшысы дип танылды.
Чара кысаларында «Ата-бабалар мирасы» халык иҗаты жанрлары буенча иҗади лаборатория һәм мастер-класслар, фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл, халык һөнәрләре һәм сынлы сәнгать ярминкәсе оештырылды.