Мәдәни мохит
12 апрель 2023, 08:24

"Җизнәкәй" кайта!

40 елдан соң Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Хәбибулла Ибраһимовның «Җизнәкәй» музыкаль комедиясенең премьерасы уйналачак.

"Җизнәкәй" кайта!"Җизнәкәй" кайта!
"Җизнәкәй" кайта!

40 елдан соң Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Хәбибулла Ибраһимовның «Җизнәкәй» (режиссер – Илсур Казакбаев) музыкаль комедиясенең премьерасы булачак.

Бу дүртенче сәхнә версиясе. Беренче тапкыр бу әсәрне башкорт драма театры сәхнәсендә 1946 елда режиссер Вәли Галимов куйган. 1953 елда музыкаль комедияне Арыслан Мөбәрәков сәхнәләштерелгән. Ике спектакльдә дә пьесаның авторы Хәбибулла Ибраһимов үзе композитор булып чыгыш ясаган. 1983 елда исә тамашачыларга Вазих Сәйфуллинның версиясе тәкъдим ителгән.

40 елдан соң башкорт халкының 19нчы гасырдагы яшәү рәвешен чагылдырган шәп, юмор белән сугарылган әсәр Башкорт драма театрының өч буын актерларын бер сәхнәгә җыя.

"Җизнәкәй" кайта!
"Җизнәкәй" кайта!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас