Мәдәни мохит
10 апрель 2023, 08:51

Вахтанговчылар аншлаг җыя

8 апрельдә Уфаның ике театр сәхнәсендә (Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Рус дәүләт академия драма театры) Мәскәүнең Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре ачылды.

Вахтанговчылар аншлаг җыяВахтанговчылар аншлаг җыя
Вахтанговчылар аншлаг җыя

 8 апрельдә Уфаның ике театр сәхнәсендә (Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Рус дәүләт академия драма театры) Мәскәүнең Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре ачылды. Ул Русия мәдәният министрлыгының бөтенрусия гастроль-концерт планына ярашлы “Зур гастрольләр” проекты кысаларында РОСКОНЦЕРТ булышлыгы белән үтә. Вахтановчыларның гастрольләре  8 апрельдән 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Беренче көнне “Нур” сәхнәсендә кунаклар Тимур Кибировның “Генерал и его семья”  тарихи романы буенча куелган (инсценировка һәм куючы режиссер – Светлана Землякова) тәкъдим итте. Пәрдә ачылганчы “Нур” театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин тамашачыларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән тәбрикләп:

  • Тамашачылар Мәскәүгә баргач, Вахтангов театры спектакльләренә эләгә алмаска мөмкин, ә монда театр үзе килде! – диде.

Чыннан да әлеге югарылыктагы театр артистларын Уфа тамашачыларының киноларда күргәне булса да, сәхнәдә күрү бәхете еш тими. Нәкъ шуны исәпкә алып оештырылган да әлеге гастрольләр.

–Әлеге гастрольләр Уфаның 450 еллыгын каршылап үткәреләчәк зур чараларның берсе булып тора.  февральдә Владимир Спиваков фестивале үтте. Майда Денис Мацуев фестивален көтәбез. Киләсе елда МХАТ киләчәк. Менә шундый зур, байпрограмма белнә каршы алабыз башкаланың юбилеен, - диде Башкортстан мәдәнит министры Әминә Шәфыйкова Мәскәү кунаклары белән оештырылган матбугат конференциясендә. Ул 9 апрельдә Рус дәүләт академия драма театрында узды. Бу көнне тамашачылар рус драма театры сәхнәсендә Лев Толстойның “Война и мир” романы буенча куелган тарихи эпопеясен тамаша кылды. Журналистлар белән очрашуда шулай ук “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин, Вахтангов театры директоры Кирилл Крокк, Русиянең халык артисты Евгений Князев, яшь артистлар Юрий Поляк, Денис Самойлов һәм Ксения Трейстер катнашты.

Мәскәү театры директоры гастрольләргә махсус төрле жанрдагы, төрле аудитория өчен исәпләнгән, төрле чор спектакльләрен алып килүләре турында әйтте. Рус драма театрыннан тыш ни өчен нәкъ “Нур” театры сайлануына да ачыклык кертте ул. Гастрольләр турында сөйләшү-килешү барганда яктылык, тавыш өчен җавап бирүчеләр махсус килеп бөтен мәдәни биналарны карап чыкканнар.  Спектакльләрне нәкъ Мәскәүдәгечә үзгәрешсез куяр өчен иң уңайлы сәхнә дип “Нур” сәхнәсе табылган.

Мәскәү артистларын үзләрендә кабул итүгә татар артистлары да бик шат. Әлеге гастрольләр ярдәмендә “Нур” ишекләрен бик күп яңа тамашачылар ачып керер дигән өметтә алар.

 


 

Вахтанговчылар аншлаг җыя
Вахтанговчылар аншлаг җыя
Вахтанговчылар аншлаг җыя
Вахтанговчылар аншлаг җыя
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас