Мәдәни мохит
8 апрель 2023, 10:21

Курчак театры кайчан ачылачак?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәр битләрендә әлеге сорауга ачыклык кертте.  

Курчак театры кайчан ачылачак?Курчак театры кайчан ачылачак?
Курчак театры кайчан ачылачак?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Курчак театрының кайчан ачылачагын хәбәр итте.  

“Курчак театрының реконструкциясен быел төгәлләячәкбез. Кечкенә тамашачылар Яңа ел тамашаларын яңа театрда карар дип планлаштырабыз.

Без бинаның беренчел кыяфәтенең сакларга тырыштык. Ул бит уфалыларның хәтирәләре. Әмма күп әйбер үзгәрде, әлбәттә. Бик матур фасад булачак, театр куполында Җир шары макеты урнаштырачакбыз.  

Театр яны территориясенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Мәсәлән, ачык һавада кечкенә музей барлыкка киләчәк. Ул ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кергән 12 кечкенә миниатюр бинадан торачак”, - дип язды ул үзенең социаль челтәр битләрендә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас